Загрузка...

КӨФЕРЛЕК, ШИРЕК, НИФАК ҺӘМ Б.

Сезнең игътибарыгызга Әбү Муса Сәйфеддиннең чираттагы «Көферлек, Ширек, Нифак, Ридда, Фисык, Даләл», дип аталган китабын тәкъдим итәбез. «Бу, дин галимнәребезнең хезмәтләренә таянып язылган китап барлык милләттәшләребезгә дә, диндә булучыларга да, һәм әле диннән читтә йөрүчеләргә дә файдалы китап булыр», дип өметләнеп калабыз.

Хузәйфә ибн әл-Йәмән (Аллаһ аңардан разый булсын) әйткән:

«كَانَ النَّاسُ يَسْأَلُونَ رَسُولَ اللَّهِ ﷺ عَنِ الْخَيْرِ وَكُنْتُ أَسْأَلُهُ عَنِ الشَّرِّ مَخَافَةَ أَنْ يُدْرِكَنِى»

«Гадәттә кешеләр Аллаһның илчесеннән ﷺ яхшылык турында сораштыралар иде, ләкин мин аңарга эләгүдән куркып, начарлык турында сораштым» (Мөслим 1847, Әбу Давыд 4244.).

Әйе, кем көферлекнең нәрсә икәнен белмәсә, ул көннәрдән беркөнне аңарга төшәчәк! Кем ширекне җентекләп өйрәнмәсә, ул аңарга эләгәчәк! Кем бидгать турында белмәсә — ул аңы кылачак! Кем монафикълык турында хәбәрдар булмаса, ул аңардан котыла алмас! Кем мөртәтлекнең нәрсә икәнен белмәсә — көннәрдән беркөнне, үзе дә сизмәстән, диннән коры калуы мөмкин.

Бер гарәп шагыйре әйткән бит:

«عَرَفتُ الشَّرَّ لَا لِلشَّرِّ لَكِـــنْ لِتَـــوَقِّــيــهِ
وَمَـنْ لَمْ يَـعْرِفِ الشَرَّ مِـنَ الخَـيرِ يَقَعَ فِيهِ»

«Мин яманлыкны аны кылыр өчен түгел,
ә аннан сакланыр өчен өйрәндем.
Ә кем яманлыкны яхшылыктан аера белмәсә,
ул аңарга эләгәчәк!»

Видео КӨФЕРЛЕК, ШИРЕК, НИФАК ҺӘМ Б. канала Марат Гайфутдинов
Яндекс.Метрика
Все заметки Новая заметка Страницу в заметки
Страницу в закладки Мои закладки
На информационно-развлекательном портале SALDA.WS применяются cookie-файлы. Нажимая кнопку Принять, вы подтверждаете свое согласие на их использование.
О CookiesНапомнить позжеПринять