- Популярные видео
- Авто
- Видео-блоги
- ДТП, аварии
- Для маленьких
- Еда, напитки
- Животные
- Закон и право
- Знаменитости
- Игры
- Искусство
- Комедии
- Красота, мода
- Кулинария, рецепты
- Люди
- Мото
- Музыка
- Мультфильмы
- Наука, технологии
- Новости
- Образование
- Политика
- Праздники
- Приколы
- Природа
- Происшествия
- Путешествия
- Развлечения
- Ржач
- Семья
- Сериалы
- Спорт
- Стиль жизни
- ТВ передачи
- Танцы
- Технологии
- Товары
- Ужасы
- Фильмы
- Шоу-бизнес
- Юмор
37. ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ...
ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ...
Язлар җиткәч кар астыннан чыга төрле чүп-чарлар,
Урамнарда пәйдә була ярым-шәрә хатыннар.
Күзләрне кая куерга белмичә, аска карыйм...
Боларның ир-туганнары юк микән, дип аптырыйм.
Сыланып торган чалбарлар, кыска күлмәк, тар итәк...
Болай йөрергә ярамый, тыйнак булырга кирәк!
Гаурәт ачкач хатыннардан намуслары качачак,
Җир буйлап фәхишәлек һәм бозыклык таралачак.
Татары да, удмурты да, чувашы да, урысы –
Озын күлмәк киеп йөргән хатыннарның барысы.
Шайтан гаурәтләрне ачып йөрүләрне бизәгән:
Гасырлар буе, котыртып, аларны чишендергән.
Мөслимәләр чибәрлеген чит кешегә күрсәтми,
Намусын да, оятын да, вөҗданын харәп итми!
Ярым-шәрә йөреп, кызлар, бозыклык таратмагыз!
Гаурәтләрегезне ачып, үкенечтә калмагыз!
Әтиләрнең, абыйларның, ирләрнең көнчелеген
Җимереп аткан 80 ел советлар дэнсезлеге.
«Даюс»ка әйләнеп беткән монысы да, тегесе,
Көннәшмиләр хатыннарын иратларның күбесе.
«Даюс» кем соң ул, дип миннән кызыксынып сорасаң
Сорарга кирәк әлбәттә, әгәрдә аңламасаң.
Хатынының бозыклыгын тыялмаган иратлар –
Аларны ислам динендә – «даюс» диеп атыйлар.
Хәмер эчеп, зина кылып, сатып ахирәтләрен,
Йөри татар кызлары капламыйча гәүрәтләрен.
Әтиләре, абыйлары, моңарга битарафлар,
Тарала җир йөзендә фәхишәлек, бозыклыклар.

Гаиләләрегез көтү дер, сез иратлар – көтүче,
Алар өчен Кыямәттә җавабын да бирүче.
Шуңа күрә Туры юлга басырга ашыгыгыз!
Даюслык сансызлыгыннан тизерәк арыныгыз!
Аллаһның Җәннәтенең бик ерактан исе килер
Әмма анда бары тик иманлылар гына керер!
Чишенеп йөргән кызларга Җәннәт исе татымас,
«Даюс» дигән ирләргә дә Җомахка керү булмас!
Элекке чакта бабайлар, әбиләрне көнләгән,
Әбиләр дә бит урамда гәүрәт ачып йөрмәгән.
Намусларын саклаганнар, Аллаһтан курыкканнар,
Диндә булып, намаз укып, ураза да тотканнар.
Без арның балалары, без шуларның оныгы.
Ий, татар милләттәшләрем, кая дин горурлыгы?!
Туймадыгыз мы соң әле шул дөньяга табынып,
Иблискә хезмәт итүдән, Ахирәтне онытып?

Әбү Муса Сәйфеддин.
Видео 37. ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ... канала Марат Гайфутдинов

Комментарии отсутствуют
Информация о видео
21 февраля 2021 г. 0:00:03
00:03:49
Другие видео канала