Загрузка...

23. ИҢ ОЛЫ ГАДЕЛСЕЗЛЕК

ИҢ ОЛЫ ГАДЕЛСЕЗЛЕК...

56 нчы аятьтә «Зәрият» сүрәсенең
Раббым бәян кылып әйткән максатыбызны безнең:
Бу дөньяда бер Аллаһка гыйбадәтләр кылырга,
Раббыбызга шөкер итеп, әҗер-савап җыярга!

Аллаһ разый булган сүзләр, инанулар, гамәлләр
Барысы да динебездә атала «гыйбадәтләр».
Гыйбадәтне башкаларга багышларга ярамый!
Телем моны кабатлаудан беркайчан да арымый!

Җир йөзендә иң кабахәт гөнаһлардан санала:
Кайчан кемдер, белә торып, Аллаһка тиңдәш кыла.
Беркайчан да ширек кылма, Җәннәтләрне теләсәң!
Аллаһ ширекне кичерми, тәүбәсез үлеп китсәң!

Ширек кылган – мөшрик була, бидгать кылган – бидгатьче.
Тәүбә ит гөнаһларыңнан, гүрләреңә кергәнче!
Гомер бер генә бирелә – ул кире кабатланмый,
Салкын кабергә кергәчтен, терсәкне тешләп булмый!

Ширек ике төрле була: кечесе һәм олысы;
Яшеренгәне дә була һәм ап-ачык – башкасы.
Раббылыгында була, Исем-Сыйфатларында
Һәм иң кабахәт төре — Аның иләһлегендә.

Локман улына әйткән бит: «Улчыгым, мине тыңла:
Бу дөньяда яшәгәндә, Раббыңа ширек кылма!»
Чөнки ширек – золымлыкның дөньяда иң зурысы,
Гаделсезлекнең иң югары, иң әшәке ноктасы!

Ширек кылган – мөшрик була, бидгать кылган – бидгатьче.
Тәүбә ит гөнаһларыңнан, гүрләреңә кергәнче!
Гомер бер генә бирелә – ул кире кабатланмый,
Салкын кабергә кергәчтен, терсәкне тешләп булмый!

Олы ширек башланадыр бәләкәй бер бидгатьтән,
Аннары котылып булмый ул кабахәт афәттән.
Мөшрикләр төрле илләрдә, гыйбрәт булсын безләргә —
Иманнарын югалталар, табынып каберләргә!

«Күллү бидгатин даләләһ» диеп, Пәйгамбәр әйткән,
Бидгатьләрнең «яманы» да, «яхшысы» да юк дигән!
Барысы да адашудыр, адашу Утта булыр!
Тәүбә итмичә үлгәннәр Җәһәннәмнәрдә янар!

Ширек кылган – мөшрик була, бидгать кылган – бидгатьче.
Тәүбә ит гөнаһларыңнан, гүрләреңә кергәнче!
Гомер бер генә бирелә – ул кире кабатланмый,
Салкын кабергә кергәчтен, терсәкне тешләп булмый!

Кайбер Ислам илләрендә (чәчләрең үрә тора)
Каберләр – мәчет эчендә, барысы шуңа табына!
Кабердәге «изгеләргә» юнәлтеп догаларын,
Мәетләргә багышлыйлар чалынган корбаннарын.

Атна саен зиратларга ширек кылырга бара,
Шәфәгатьне мәетләрдән сорап телләре ара!
Мәхәббәт, курку, өметен шул мәеткә багышлый,
Элеккеге мөшрикләрдән берни белән калышмый!

Ширек кылган – мөшрик була, бидгать кылган – бидгатьче.
Тәүбә ит гөнаһларыңнан, гүрләреңә кергәнче!
Гомер бер генә бирелә – ул кире кабатланмый,
Салкын кабергә кергәчтен, терсәкне тешләп булмый!

Кабер тирәли әйләнеп, мәетне бөеклиләр,
Бу иң зур гөнаһ икәнен, бичаралар, белмиләр!
Укып карагыз Аллаһтан иңгән Изге Коръәнне –
«Нисә» сүрәсендә кырык сигезенче аятне!

Залимнәр муеннарыннан көферлеккә батканнар,
Киләчәк Ахирәтләрен күптән инде сатканнар!
Белмим инде болай булса... озын сүзнең кыскасы,
Җәһәннәмдә тәмамланыр мөшрикләрнең кыйссасы!

Ширек кылган – мөшрик була, бидгать кылган – бидгатьче.
Тәүбә ит гөнаһларыңнан, гүрләреңә кергәнче!
Гомер бер генә бирелә – ул кире кабатланмый,
Салкын кабергә кергәчтен, терсәкне тешләп булмый!

Әбү Муса Сәйфеддин

Видео 23. ИҢ ОЛЫ ГАДЕЛСЕЗЛЕК канала Марат Гайфутдинов
Яндекс.Метрика
Все заметки Новая заметка Страницу в заметки
Страницу в закладки Мои закладки
На информационно-развлекательном портале SALDA.WS применяются cookie-файлы. Нажимая кнопку Принять, вы подтверждаете свое согласие на их использование.
О CookiesНапомнить позжеПринять