Кошман мәдәният йортында "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән театраль тамаша булды
Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, автор -башкаручы, композитор Ильяс Халиков җитәкләгән «Минбар» татар дини театрының “Аклыкка илтсен юллар” дип исемләнгән театраль тамашасын карарга кошманлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә килде.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән күрсәтелә.
Мәңгелек кыйммәтләр, әти-әни хакын хаклау, туган җирне ярату, туган нигезне онытмау, аны яшәтү, ана телен белү һәм кадерләү, балалар тәрбиясе, әдәп-әхлак һәм башка бик күп әһәмиятле темаларны күтәргән тәрбияви һәм гаҗәеп тирән мәгънәле әсәр карадык. Рольләрне Ильяс Халиков үзе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Марат Баязитов һәм Зөлфирә Дәүләтшина-Баязитова, "Татарстан" радиосы алып баручысы, "Хозур" каналы дикторы, Борындык авылы кияве Ленар Хамматов башкарды.
"Аклыкка илтсен юллар" концерт-спектакленең шигъри авторы - Нурфия Халикова.
Халык күңеленә барып җитәрлек шундый чара оештыручыларга һәм аны тормышка ашыручыларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ихлас рәхмәтен җиткерде.
Бу хакта тулырак "Кайбыч таңнары" газетасыннан укый аласыз.
Видео Кошман мәдәният йортында "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән театраль тамаша булды автора РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Видео Кошман мәдәният йортында "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән театраль тамаша булды автора РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Информация
13 мая 2025 г. 8:46:14
00:01:08
Похожие видео