Ничек итеп глинтвейн әзерләргә?
Яңа елның символына әйләнгән эчемлек – глинтвейн әзерләргә өйрәнәбез.
НИЛӘР КИРӘК БУЛА
1 әфлисун
ярты лимон
3 аш кашыгы шикәр комы
5 г кардамон
20 г “Имбирь, мёд һәм лимон” катнашмасы
1 шешә кызыл коры шәраб яки виноград согы
су
1. Бер әфлисун белән ярты лимонны телемләп кисәбез, кул белән согын сыгып, барысын бергә кәстрүлгә салабыз.
2. 3 аш кашыгы шикәр комы салабыз.
3. 5 грамм кардамон белән 20 грамм “Имбирь, мёд һәм лимон” катнашмасы өстибез.
4. 1 шешә коры кызыл шәраб салабыз.
Хәләл глинтвейн әзерләгән очракта виноград согын кулланасы.
5. Бераз су салабыз.
6. Газ өстендә 80 градус утта, 5-6 минут тотып, җылытабыз гына, КАЙНАТМЫЙБЫЗ.
7. Ахырдан стаканны әфлисун телеме белән бизәп куярга була.
Күтәренке һәм бәйрәмчә кәеф телим!
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – vk.com/aitchetat
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK - vk.com/aitchetat
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - youtube.com/@aitche-tat
Рутубта – rutube.ru/channel/20...
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #татарчарецептлар #глинтвейн
Видео Ничек итеп глинтвейн әзерләргә? автора ӘЙТЧЕ
Видео Ничек итеп глинтвейн әзерләргә? автора ӘЙТЧЕ
Информация
25 декабря 2024 г. 18:13:40
00:02:05
Похожие видео