Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара узды
Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара узды
Безнең районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы дүрт оешма – социаль яклау бүлеге, “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы бүлеге, Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бар. Күптән түгел булып узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, әлеге оешмаларда эшләүчеләр очрашуга җыелды. Чарада социаль тармак ветераннары, авыллардагы социаль хезмәткәрләр дә катнашты. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшчәнлекләреннән канәгать булуын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм белән тәбрикләп, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Алия Сафина, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Гыйләҗева, "Өмет" үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы бүлеге мөдире Ландыш Камалетдинова чыгыш ясады.
Озак еллар дәвамында районның социаль тармак хезмәтендә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Фатыйма Бикбова, Исламия Нигъмәтуллина да элеккеге хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде. Алдынгыларны бүләкләү тантанасы да булды. Тармак хезмәткәрләренә, ветераннарына министрлыкның, район башлыгының, социаль яклау бүлегенең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Альберт Рәхмәтуллин, 2019 елдан социаль яклау бүлеген җитәкләп, шушы көннәрдә генә үз теләге белән әлеге вазыйфадан киткән Наталья Баһавиевага тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Видео Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара узды автора РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Видео Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара узды автора РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Информация
11 июня 2025 г. 17:47:36
00:00:51
Похожие видео