Загрузка...

Алина Шарипжанова - Тукай сүзе

Музыка Эльмир Низамов
Слова Йолдыз Миңнуллина

ТУКАЙ СҮЗЕ

Салкын җилләр өметләрне өзеп,
Үзәкләргә үтә язганда,
Казаныма кайта шагыйрь сүзе,
Тукай сүзе кайта Казанга.

Тукай сүзе! Тукай сүзе!
Тукай сүзе кайта Казанга!

Моңнар иңри, сак тынлыкны ерып,
Күңел кылы меңгә теленә.
Туган илгә кайта халык җыры,
Тукай җыры кайта илемә.

Тукай җыры! Тукай җыры!
Тукай җыры кайта илемә!

Мәйданнардан уза дөрли язып -
Кем дә дәртле, кем дә шат анда -
Ватаныма кайта Тукай язы,
Мәңгелек яз кайта Ватанга!

Тукай язы! Тукай язы!
Тукай язы кайта Илемә!
Тукай язы! Тукай язы!
Тукай язы кайта Илемә!
Тукай сүзе! Тукай сүзе кайта Илемә!

Видео Алина Шарипжанова - Тукай сүзе канала Эльмир Низамов
Страницу в закладки Мои закладки
Все заметки Новая заметка Страницу в заметки