Элвин Грей - Светлана Лобода. Найди отличия. Аермасын тап.
Украина җырчысы Светлана Лободаның Мәскәү телеканалларында бертуктаусыз әйләнеп популярлашкан "Парень" җырына төшерелгән клибы, Элвин Грейның "Уфтанма"сыннан күчерелеп ясалган булуы ихтимал.
Җырчының фанатлары әнә шундый фикердә. Хәер, Радик үзе ике клипны чагыштырган. Охшаш моментларны кисеп алып бер видео ясап, шуны үзенең инстаграм битенә урнаштырган. Видео астына, кем кемнән урлаганын белү нияте белән булса кирәк, "Кто у кого?" дип язып куйган. Әлеге видео барлыгы 96 меңгә якын карау җыеп, җырчының фанатлары арасында йөзләгән фикер уятты. Җырчы һәм аның төркеме Светлана Лободаның әлеге гамәлен түбәндәгечә аңлата:
- Без "Уфтанма" җырына клип чыгардык һәм Россия масштабындагы җырчы Светлана Лобода әлеге клипны күчереп ясаган. Аерым алганда, кайбер кадрлар нәкъ безнең клиптагы шикелле кабатлана, - дип сөйләде Радикның концерт директоры Андрей Бажура.
- Әйтегез әле, кайсы җырчының клибы беренче булып дөнья күрде?
- Безнеке. "Уфтанма" клибы 2017 елның 31 декабрендә чыкты. Ә менә Светлана Лободаныкы 2018 елның 25 гыйнварында, ягъни безнекеннән соң бер ай үткәч кенә дөнья күрде.
- Светлана Лободаны караклыкта гаепләп, аның белән судлашырга җыенасызмы?
- Судка мөрәҗәгать итү-итмәвебезне әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Бездә андый теләк юк. Дөрестән дә, ике клипны чагыштырганнан соң, бик күп охшашлыкларга тап булдык. Ләкин шуңа да карамастан, кемне дә булса гаепләргә җыенмыйбыз...
Искәртеп утәбез, «Уфтанма» клибының авторы Батыр Галимов та беркем белән дә судлашырга җыенмый...
"Татар-информ" Светлана Лободага аңлатма бирүне сорап язды. Әлегә җавап юк.
Видео Элвин Грей - Светлана Лобода. Найди отличия. Аермасын тап. канала Tatar-inform .tatar

Показать
Комментарии отсутствуют
Информация о видео
Другие видео канала
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә торак белән тәэмин итүЯндекс.Карты татарча сөйләшәГөлназ Илсур Шәрипҗановлар концертында кызларын туган көне белән котладыларРинат Мөслимовның "Бүләк булып калсын җырларым" китабын тәкъдим итү уңаеннан матбугат очрашуыФирдүс Тямаевны Саратовта кем көтә?Мәҗит Гафури ис. Башкорт академия драма театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясеСахалин татарлары оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова Донбасска барган«Балачак җыры» концертлар циклына багышланган матбугат конференциясе"ШАЯН ТВ" телеканалының 3 еллыгына багышланган матбугат конференциясе«Ак Барс» хоккейчылары җиңдеСаха җире Якутия - атлар төбәгеТатар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының проектларына багышланган матбугат конференциясеКазан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат конференциясе"Яшьлегемә кире кайтыр идем" ретро-концертыРәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланган тантанаРоберт Миңнуллин үз шигырен укый: "Исәнмесез""Туганайлар" газетасы оештырган керәшен марафонына йомгак ясауТатарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруИлһам Шакиров исемендәге республика премияләрен тапшыру тантанасыФаяз бабай кибеткә бара