Загрузка страницы

Мөслим

3 июль көнне Татарстан республикасының Мөслим җирлегендә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Чарада Россиянең 45 регионыннан 500дән артык милләттәшебез, шулай ук мөслимлеләр һәм башка кунаклар катнашты. Башкортстаннан Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова җитәкчелегендә официаль делегация дә чарада катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин туплап алып килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм әгъзаларыннан торган 60 кешелек делегация сабантуйда шулай ук шәрәфле кунак булдылар.

Сабан туе театральләштерелгән “Бүләк җыю” күренеше белән башланып китте. Алга таба Сабантуй кунакларын сәламләп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында республика җитәкчесе “Сабантуй безнең өчен иң яраткан бәйрәм. Сабантуй безнең ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне сакларга зур мөмкинлек. Шуңа күрә Сабантуй безнең өчен зур бәйрәм. Барыгызны да шушы зур бәйрәмебез белән тәбрик итәм”, – диде.

Видео Мөслим канала ВКТ в РБ
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
10 июля 2021 г. 12:57:05
00:21:38
Яндекс.Метрика