Загрузка страницы

Җомга вәгазе. Темасы: Дога – сорау, ялвару.

Җомга вәгазе
Имам Рафис хәзрәт Сәйфуллин
Темасы:
Дога – сорау, ялвару
Безнеӊ тормыш – ул безнеӊ догаларыбыз нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяда да, Ахирәттә дә яхшы яшәр өчен бер көчле корал биргән Ул – дога. Аллаһы Тәгалә дога кылып сорарга куша, чөнки Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, кеше үзенеӊ кол икәнен таный.
Әгәр берәр кешенеӊ башкага йомышы төшеп, ул иӊ элек аӊа мөрәҗәгать иткәнче, Раббысына мөрәҗәгать итә икән, ул үзенеӊ дә, башкаларныӊ да фәкать кол гына булуларын таный була. Тормышында эшен һәрвакыт Раббысына дога кылып башлаган кеше берничек тә Раббысыныӊ кушканнарыннан баш тартучы, тыелганнарыннан тыелмаучы булмас.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Әгәр бер бәндәм Миннән сораса, Мин, әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әммә сораучылар Үземә һәм сүземә ныклап ышансыннар һәм Миңа буй- сынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар”. «Әл-Бәкара / Сыер», 2:186.
Нинди очракларда кылган дога кабул булмаска мөмкин? Бу хакта “Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин сөйләгән җомга вәгазендә.
#ярдэммэчете #җомга #җомгавәгазе

Видео Җомга вәгазе. Темасы: Дога – сорау, ялвару. канала Ярдэм TВ - Yardem TV
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
15 февраля 2019 г. 17:29:58
00:14:51
Яндекс.Метрика