Загрузка страницы

Салават Фатхетдинов - Сагындыра авылым

Салават Фатхетдинов 22 сезон

Текст

Нидер җитми минем күңелемә,
Авылымдагы яшел үләнме?
Юл чатында үскән әрәмәлек,
Әллә яшьлек кире киләме?

Күкрәгемә сыеп бетмәс сыман
Туган авылымның һавасы.
Яшьлек үтеп бара, тик шулай да
Гомерлеккә авылым дәвасы.

Басар микән минем сагышымны
Сызылып аткан авылым таңнары?
Туган якта искән юллы җилләр,
Көйгә салсам – күңелем моңнары.

Күкрәгемә сыеп бетмәс сыман
Туган авылымның һавасы.
Яшьлек үтеп бара, тик шулай да
Гомерлеккә авылым дәвасы.

Узар микән йөрәк сырхаулары,
Авылым урамында бер йөрсәм?
Яланаяк йөргән сукмаклардан
Яшьлек җырын җырлап бер үтсәм?

Күкрәгемә сыеп бетмәс сыман
Туган авылымның һавасы.
Яшьлек үтеп бара, тик шулай да
Гомерлеккә авылым дәвасы.

Видео Салават Фатхетдинов - Сагындыра авылым канала Салават Фатхетдинов
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
6 марта 2021 г. 21:57:16
00:05:03
Яндекс.Метрика