Загрузка страницы

КАРАОКЕ ТВ - "Әниемә"

"Әниемә" - Шәмши Калдаяков муз. Гафу Каербеков сүз.
Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе.

Әниемә
Шәмши Калдаяков көе
Гафу Каербеков сүз

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем – тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем – алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын,
Ай белән кояшны бирим дип уйладым.
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең.
Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың,
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Видео КАРАОКЕ ТВ - "Әниемә" канала Компания АКСУ
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
28 декабря 2015 г. 19:59:00
00:04:39
Яндекс.Метрика