21 ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев
Видео 21 ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ! канала TATVIDEOLAR
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев
Видео 21 ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ! канала TATVIDEOLAR
Показать
Комментарии отсутствуют
Информация о видео
Другие видео канала
ТАТАРСКАЯ МУЗЫКА В МАШИНУ — МАШИНАГА МАТУР ТАТАРЧА ҖЫРЛАР!Татарская Alizee — ЭНҖЕ - "Сөясем килә" (Хочу любить) ЭНЖЕ ХУСНУТДИНОВА ЭНДЖЕО СТУДЕНТАХ ТАТАРАХ ИЗ АФГАНИСТАНАБоец ММА Рамиль Камилов поднял флаг Татарстана в АмерикеЛАНДЫШ НИГМАТЖАНОВА ПОНЧИКЛАР ПЕШЕРӘ (рецепт в описании)АНВАР НУРГАЛИЕВ ЧАҢГЫДА ЙӨРИ /// Анвар Нургалиев катается на лыжахТатарская песня Әлдермешкә кайтам әле в новом звучанииДрузья и коллеги АНВАРА НУРГАЛИЕВА 28 января ПОЗДРАВИЛИ его С ДНЕМ РОЖДЕНИЯСегодня День Рождения Герба Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән!Анвар Нургалиев примерил костюм в стиле Татарского ХанаГУЗЕЛЬ УРАЗОВА С ДОЧКОЙ ЗАПИСАЛИ НОВЫЙ ДУЭТЭльмира Сулейманова дает интервью и поет в прямом эфире радио станцииАйдар Галимов и Данир Сабиров переводят русские слова на татарский , уен уйныйларАйдар Ракипов һәм Алмаз & Айдар Юнусовлар бн гримеркада концерт куя )))Гузель Уразова и Ильдар Хакимов засняли автопоезд ))Гузель Уразова исполняет песню Хании Фархи у себя домаГузель Уразова «УРАЗОВА» салатын ничек эшләргә күрсәтәАйрат Сафин и Радик Яруллин туйда җырлыйларАйрат Сафин примерил национальный костюмИльяс Мингазов Ильназ Сафиуллин "Мин яратам сине" җырын башкара