Загрузка страницы

Раил Садриев Гөларә Шәрипованың “Тормыш сәгате” шигырен укый

ТОРМЫШ АВЫР, ДИБЕЗ...
Тормыш авыр, диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашый, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?

Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән , ни кирәк?
Автобусны хәттә туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.

Кер юмыйбыз, автоматка гына,
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микровалновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә.

Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары биргәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарланды хәзер үзебез.
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.

Шөкер итик әйдә булганына,
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип,
Бераз гына әйдә уйланыйк.

Кәнәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр.
Булганына шөкер итә белеп,
Тыныч кына дөнья көттеләр.

Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.

Өй тутырып үсте бала-чага,
Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз.
Арттырмыймын әле хәерче, дип,
Хәзер инде бала тапмыйбыз.

Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде халык, үлмәде.
Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,
Төшен дә дә хәттә күрмәде.

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәттә артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате..

Видео Раил Садриев Гөларә Шәрипованың “Тормыш сәгате” шигырен укый канала Teatr Bua
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
7 сентября 2017 г. 0:28:12
00:03:51
Другие видео канала
Раиль Садриев «Психолог» татарча юморРаиль Садриев «Психолог» татарча юморМИЛЛӘТЕМ  ТВ -  Раиль Садриев, Рамил Шарапов - Данир Сабиров концертындаМИЛЛӘТЕМ ТВ - Раиль Садриев, Рамил Шарапов - Данир Сабиров концертындаРаиль Садриев «Поезда булган хәл» татарские анекдотыРаиль Садриев «Поезда булган хәл» татарские анекдотыРаиль Садриев «Чувашский парень» (татарча юмор)Раиль Садриев «Чувашский парень» (татарча юмор)МОЖНО ПОУЧИТЬСЯ У ХАБИБА 'ОРЛА' НУРМАГОМЕДОВА | Муфтий МенкМОЖНО ПОУЧИТЬСЯ У ХАБИБА 'ОРЛА' НУРМАГОМЕДОВА | Муфтий МенкРаиль Садриев «Кирле мар» (татарский юмор)Раиль Садриев «Кирле мар» (татарский юмор)ШАМКАЙ ЗАЖИГАЕТ НА КОНЦЕРТЕ ИЛГЭРЭЙ!!! (31.03.2014 год)ШАМКАЙ ЗАЖИГАЕТ НА КОНЦЕРТЕ ИЛГЭРЭЙ!!! (31.03.2014 год)Раиль Садриев и Шамси Закир «Ат юлы»Раиль Садриев и Шамси Закир «Ат юлы»Ләйлә Дәүләтова "Кеше булып кал..."Ләйлә Дәүләтова "Кеше булып кал..."ЛЕГЕНДА О ВОЛКЕ И ВОЛЧИЦЕ. Стих. ДО СЛЕЗ...ЛЕГЕНДА О ВОЛКЕ И ВОЛЧИЦЕ. Стих. ДО СЛЕЗ...Раиль Садриев «Шеф-повар» Татарские анекдотыРаиль Садриев «Шеф-повар» Татарские анекдотыРаил Садриев «Проблема юк»Раил Садриев «Проблема юк»Ике донья бер кэнди (Две земли в один день)Ике донья бер кэнди (Две земли в один день)Рәшит Шамкай «Кем артык» (Рашит Шамкай)Рәшит Шамкай «Кем артык» (Рашит Шамкай)Картлар йортында бер көн / Илгиз ил гизә №9Картлар йортында бер көн / Илгиз ил гизә №9"Очрашкан юк" Әнгам Атнабаев"Очрашкан юк" Әнгам Атнабаев"Адәм белән һава" йолдызлары концерты"Адәм белән һава" йолдызлары концертыМунча ташы   Колке ЧыбыркысыМунча ташы Колке ЧыбыркысыМунча Ташы "Майсыз Калҗа"Мунча Ташы "Майсыз Калҗа"Мунча Ташы "Яшь хатын"Мунча Ташы "Яшь хатын"
Яндекс.Метрика