Зайнутдинова Амина / Муса Җәлил—Кызыл ромашка / Международный Конкурс чтецов «Джалиловские чтения»
Зайнутдинова Амина / Муса Җәлил — Кызыл ромашка
III Международный конкурс чтецов « Джалиловские чтения »
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Центр развития ребенка - детский сад №397" Ново-Савиновского района г.Казани.
Муса Җәлил — Кызыл ромашка
Кызыл ромашка
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».
#Зайнутдинова_Амина #Джалиловские_чтения #Кызыл_ромашка
Видео Зайнутдинова Амина / Муса Җәлил—Кызыл ромашка / Международный Конкурс чтецов «Джалиловские чтения» канала Rifkat Zarifov
III Международный конкурс чтецов « Джалиловские чтения »
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Центр развития ребенка - детский сад №397" Ново-Савиновского района г.Казани.
Муса Җәлил — Кызыл ромашка
Кызыл ромашка
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».
#Зайнутдинова_Амина #Джалиловские_чтения #Кызыл_ромашка
Видео Зайнутдинова Амина / Муса Җәлил—Кызыл ромашка / Международный Конкурс чтецов «Джалиловские чтения» канала Rifkat Zarifov
Показать
Комментарии отсутствуют
Информация о видео
Другие видео канала
Душевная песня Хании Фархи. Хәния Фәрхи. Син елама, әнием, еламаРавиль Гараев - Яшэу очен, мина син кирэк (Хэния Фэрхи жыры) Хания ФархиХания Фархи & Алия Гараева - Утыр әле әни яннарыма (Yanıma otur anne, Sit next to me, mom)КАЙТАМ ӘЛИ ТУГАН ЯГЫМА Атлаш авылыIII Фестиваль Джазовой Музыки "All That Jazz" / часть 1Асель Кадырбекова - Жан кызым / Жаны клип 2020Танец «Жар-птица» / Конкурс «Спортивные танцы» / Номинация «Оригинальный танец» /МАДОУ №393 г.КазаниТатарский танец « Су буйлап» / Группа 10 / МАДОУ "Центр развития ребенка - детский сад №397"Народная Татарская Песня - Бас, кызым, ЭпипэИшен Назаров Апакем (Журоктон чыккан ыр журоко жетет)Ришат Тухватуллин - Аккошлар мәхәббәте (Концертное выступление)Филюс Кагиров - СагынгандаэгиздерПесня «Дочки-Сыночки» / Фрагмент утренника 4 группыЗӨБӘРҖӘТ- Tatar song Татарская песняТанец со цветами / Фрагмент утренника 6 группыДетская хореографическая студия «Лик» / Гала-концерт XXI фестиваля «Созвездие-Йолдызлык» 2021АНЖЕЛИКАНЫН ТАТТУУ КЫЗЫ АЙЛИНСалидинас-Мен ыраазымын | Жаңы ыр 2020Түмөнбай Колдошев керемет ыр "Элегия" АККОРДЕОН КАЙРЫКТАРЫ кыргызча ырлар акардионисти :)