Загрузка страницы

Никах плюс свадьба. Мусульманская татарская халяльная трезвая. Гамиль Нур Супер Тамада Гамил Нур

Супер Тамада мәктәбе: КОТЛАУ СҮЗЛӘРЕ.
Поздравления для свадьбы на татарском языке.
Видеограф Айрат Шарифуллин +79030610352.
Супер Тамада Гамиль Нур +79872966029, +79375292659.
♥ Шпаргалка: Туйда татарча котлаулар, матур сүзләр, популяр җөмләләр бик кирәк! Алар туйның дәрәҗәсен арттыра, җылы хисләр уята, ясалма көязлеккә табигый төсмер өсти. (Котлаганда Сез аларны куллана яки куша аласыз)
🌸🌸🌸🌸🌸🌸🌸
Хөрмәтле дуслар! Күп сүз – чүп сүз! Туйларда сөйләүче күп булса, сүзне кыска тоту, яки сөйләмәү дә хәерле. Сөйләүче бөтенләй булмаса, киресенчә озак итеп сөйләргә кирәк. Котлаулар булмаган туй ятим бала кебек шикле күренә. Ә озак сөйләүче кунаклар күп булган туй - ялыктыра. Чама хисен югалтмагыз. Бу эштә Сезгә кыска котлаулар ярдәмгә килә ала. Сез аларны кыскача гына укый, яки үз сүзегезгз өстәп әйтә аласыз. Шулай ук аларны котлау открыткаларына да язып куярга онытмагыз.
♥ Алгоритм: Үз сүзегез + Шпаргалка.
🌸*Хорматле яшьләр, ихластан котлыйм.
Без Сезнең, Сез безнең таяныч булып яшик. Бәхетле булыгыз.
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
🌸*Чын күңелемнән котлыйм.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
🌸*Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.
🌸* ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
🌸*Васыять бездән сезнең киләчәккә:
Кайгыларны уртак бүлегез.
Шатлыкларны матур бала итеп,
Бишекләрдә алып килегез.
🌸* Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
Тигез итеп гомер итегез!
🌸*Безнең гомер зур бәхет ул
Кадерләрен белегез.
Чын күңелдән теләкләрне
Бездән кабул итегез.
🌸* Бәхеттә. шатлыкта,
Исәнлектә саулыкта
Үтсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта
🌸* Әй, икегез, икегез
Икегез дә бертигез;
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
🌸* Сокланып карап туймассың
Зифа буегызга да.
Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да.
🌸*Сандугачлар ояда,
Оялары пыяла;
Сандугач кебек сайрашып,
Шат яшәгез дөньяда!...
🌸* Аллары, гөлләре,
Гөлбакча илләре!
Ал булсын, гөл булсын
Бәхетле көннәре!
🌸* Пар балдаклар алар – вәгъдәләшкән парлар –
Берсен-берсе сөйгән ике яр;
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын
Бер-берегезга биргән балдаклар.
🌸* Кулга-кул тотынган адымнан
Башлана һәркемнең юл башы.
Бәхет ул – парлылар канаты,
Бәхет ул – тугърылык юлдашы.
- Бахетле булыгыз!
🌸* Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны
Бернигә дә карамый!
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
🌸* Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!
🌸* Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,
Бер-берегезгә булган назлы хисне
Гомерегез буе саклагыз!
🌸* Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
🌸*Бәхет ул – парлылар канаты,
Бәхет ул – тугърылык юлдашы!!!
Бахетле булыгыз!!!
🌸*Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!
🌸* Котлы булсын (никахлар) туйлар!
Супер Тамада. +79872966029; +79375292659; #Supertamada
#татарскаясвадьбавмоскве #татарскаясвадьбавсамаре #татарскаясвадьбавуфе #kazanweddingphotographer #никахвказани #никахвмоскве #tatarwedding #супертамада #татарскаясвадьба #туй #tatar #tatarstan #kazan #туй #татарча #tatarlar #казань

Видео Никах плюс свадьба. Мусульманская татарская халяльная трезвая. Гамиль Нур Супер Тамада Гамил Нур канала Gamil Nur
Показать
Комментарии отсутствуют
Введите заголовок:

Введите адрес ссылки:

Введите адрес видео с YouTube:

Зарегистрируйтесь или войдите с
Информация о видео
1 марта 2018 г. 11:39:10
00:04:05
Другие видео канала
Никах. Казан Нуры.Никах. Казан Нуры.Никах. Ринат һәм Илүзә.Никах. Ринат һәм Илүзә.Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шайдуллина никахы!Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шайдуллина никахы!Бик матур туй. Татарская свадьба в Казани для Москвы. Мусульманская халяльная трезвая безалкогольнаяБик матур туй. Татарская свадьба в Казани для Москвы. Мусульманская халяльная трезвая безалкогольная01 Анися + Рафаиль   НИКАХ фильм первый01 Анися + Рафаиль НИКАХ фильм первыйТатарская свадьбаТатарская свадьбаНиках туе. Ведущий в Казани Ведущий на татарском Алып баручы Ильнур СадыковНиках туе. Ведущий в Казани Ведущий на татарском Алып баручы Ильнур СадыковТатар кызлары туйда😅😂👍😀💅Татар кызлары туйда😅😂👍😀💅Килен Тушереляр свадьба Ильдара и Гульнары СафиныхКилен Тушереляр свадьба Ильдара и Гульнары СафиныхДушевная песня Хании Фархи. Хәния Фәрхи. Син елама, әнием, еламаДушевная песня Хании Фархи. Хәния Фәрхи. Син елама, әнием, еламаСвадьба Ремзи и РайлеСвадьба Ремзи и РайлеКрасивый никахКрасивый никахСамые важные слова.. Никах💍💟Самые важные слова.. Никах💍💟свадьба 08 08 2014свадьба 08 08 2014НикахНикахБашкирская свадьба. Магнитогорск - Альмухаметово. Арслан и Гульнара 23.08.2013г.Башкирская свадьба. Магнитогорск - Альмухаметово. Арслан и Гульнара 23.08.2013г.Лэйна - Аерылмагыз (официальный клип)Лэйна - Аерылмагыз (официальный клип)Дочь Хании Фархи Алия Гараева. Алия Гәрәева "Балаларым" җырын башкараДочь Хании Фархи Алия Гараева. Алия Гәрәева "Балаларым" җырын башкараТатарский танец: жених парни пляски свадьба веселая богатая традиционнаяТатарский танец: жених парни пляски свадьба веселая богатая традиционнаяНИКАХ(сокращённый)НИКАХ(сокращённый)
Яндекс.Метрика